Эргәмдә булсаң икән

Кар бизәге булып кына
Учыңа кунар идем.
Күзләреңнән явын алып,
Бер ялтлап алыр идем!
Күз яшеңә әйләнәр дә
Учыңа калыр идем.

Шәраб

Эңгер саркуында,
Шәмдәл балкуында
Ялтыр күлмәк киям,
Ялтыр сүзләр сөям.
Ишегемне ачам,
Сөймәгәнне кочам…
Йөрәгемдә — сагыш,
Һәм ул шундый таныш.

Рәхмәт сиңа (икенче вариант)

Инде нигә көннәр буе,
Инде нигә көннәр буе
Мәхәббәттән шашып йөрим.
Ярдан чыккан диңгез кебек,
Ярдан чыккан диңгез кебек
Күңелемнән ташып йөрим,
Күңелемнән ташып йөрим.

Кайттым туып-үскән якларга

Кайттым туып-үскән якларга,
Сагынып кайттым бала чакларга.
Әллә нигә күңел,
Үрсәләнеп бүген
Җилгән төсле саплар атларда.

Чакыр гына

Юк куркытмас ачы бураннарның
Күңелгә шом салып алуын.
Буран ярып барыр идем сиңа
Чакыр гына, чакыр гына мине сөйгәнем.

Сагын мине

Буран булып сырыласым килә,
Яңгыр булып чылатасым килә,
Моңландырып елатасым килә,
Сагынасым килә, сагынасым килә.

Матурым (беренче вариант)

Матурымның якты йөзен
Килеп тора күрәсем.
Чәчәкләрдән килә аңа
Тәкыялар үрәсем.
Матурым, килә сине күрәсем,
Иреннәрең гел дә килә үбәсем.

Каеннар янында

Нинди утта янганымны
Үзем генә белимме мин?
Нишләргә дип, киңәш сорап
Каеннарга киләмме (сөйлимме) мин?