Тоям җылысын
Телимен мин матурлыкка
Синең күзләр белән карарга.
Анда яктылык дөньясы —
Искиткеч моң мөмкин табарга.
Телимен мин матурлыкка
Синең күзләр белән карарга.
Анда яктылык дөньясы —
Искиткеч моң мөмкин табарга.
Керфегеңнең озын күләгәсен
Шаян күзләреңдә уйнатып,
Йөрәгемә гөлләмәләр салдың,
Зәңгәр күзләреңнән ук атып
Оҗмахта ял итә җаным,
Искитәрлек дөнья ямьле.
Өзелеп сөямен, ярым,
Син дә сөй, сөй мине, яме.
Чәчәкләрнең сутын җыеп,
Моңнарымнан кәрәз коям.
Бәхетле, дип үзем тоям,
Бал корты — мин, кәрәз — оям.
Еракларга киткәндә дә азга
Өзгәләнеп нигә сагынам?
Тәүге күргән кебек, шашып-ярсып
Күрәсем килә сине яңадан.
Чишмәләрдән су эчәбез —
Сулар моңмы, сүрәме?..
Учлап эчкәч, могҗизасы
Канга сеңгән, сиз әле.
Теләгем зур язгы кичтә
Тамчы булып тамарга.
Кереп татлы төшләреңә,
Серләреңне табарга.
Бөрлегән татлы булганга
Алланып пешә микән?
Татлы сөю көтмәгәндә
Уйларга төшә микән?
Көтмәгәңдә иртә таңда назлап,
Тынган күңелемне уяттың.
Йөрәгемә дәртле ялкын өстәп,
Учагына сүнмәс ут яктың.
Гашыйкларның бәгырьләрен
Ниләр генә өтмәгән.
Йөрәкләрен яралаган —
Саф сөюе үтмәгән.