Мин авыл баласы
Кайттым әле авылыма,
Мин — авыл баласы да.
Яшьли чыгып киткән идем
Шау-шулы каласына.
Кайттым әле авылыма,
Мин — авыл баласы да.
Яшьли чыгып киткән идем
Шау-шулы каласына.
Менә тагын сиңа кайттым, авылым,
Гади генә кызың хыялый.
Шатлыгыннан шашып тибә йөрәк,
Күкрәк читлегенә сыялмый.
Нечкә билле ай кызына
Сокланып син күз атма.
Байлык, диеп, бетә күрмә,
Дусларыңны онытма.
Бар тирә-як — гел яшеллек,
Нурланып кояш көлә.
Син, кадерлем, колач җәеп
Киләсең икән миңа!
Бәхетеңне балкытырга
Йолдыз булып янармын.
Яңгыр булып явармын да
Юлларыңа тамармын.
Карап калдым үзеңне,
Болыт япты күземне,
Яшен — аяз күгемдә,
Явар инде бүген дә.
Беләсеңме, иркәм, бер син таптың,
Юллар ярдың минем йөрәккә.
Дустым да син, ярты җаным да син,
Кунып сайрар тирәк-терәк тә.
Дуслар белән бергә яшик
Бергә яшәү күңелле.
Бу дөньяда безнең гомер
Мизгел генә түгелме?
Бәхет илем, балачагым,
Җыр-моңлы кошлы тавым.
“Озын юл!” — дип авылыма
Күңелдә җырлыйм тагын.
Нигә сандугач моңнарын
Отуы чиксез кыен?
Отып алыр идем бәлки,
Йөрәктән чыкса коен.