Бәхетеңә тудым
Бәхетеңә тудым, үстем,
Ерак юллар, су кичтем.
Очраштырды Ходай безне
Гаҗәп карлы бер кичтә.
Бәхетеңә тудым, үстем,
Ерак юллар, су кичтем.
Очраштырды Ходай безне
Гаҗәп карлы бер кичтә.
Бер күрүдән, матур елмаюдан
Күзләремнән шатлык коелды.
Кар бөртеге кебек нурын чәчкән
Шатлык җыры сәер тоелды.
Күңелкәем әзерләнә
Назлар булып түгелергә.
Әзерсеңме хисләремә,
Моңнарыма төренергә?!
Буран каплый юлларымны —
Ниләр көтә торгандыр.
Заман авыр дисез лә сез,
Сезгә ниләр булгандыр.
Китәр идем ерак-ерак,
Ал язмыш таңнарына.
Яралы күбәләк булып
Очам гел яннарыңда.
Иң зур байлык — оныгым,
Шатлыгым, куанычым,
Кайгыларны куа торган
Бердәнбер юанычым.
Җанда — гөлем, сөю гөлем,
Гөлләргә күмсен көн дә.
Кояш күктән елмайганда
Җылы җиткерер җанга.
Әрнү булмас, хозур дөнья
Яшәр өчен биргән түзем.
Бәхет юрап күзне буып
Ногыт салды язмыш үзе.
Көзге урман. Төсләр бәйрәме.
Син сузасың чәчәк бәйләме.
Гөлләмәңдә яфрак төсләре,
Карашыңда сөю хисләре.
Уйлаган юк гомер үтә дип,
Көннәремне куа көннәрем.
Җылытучы җырым бар чакта
Якты булыр моңлы төннәрем.