Бәхет кошым(Бәхет)
Бәхет кошым якын, сизәм,
Тик нигә килми һаман?
Иңемә кун, күп көттермә,
Арыдым көтеп тәмам.
Бәхет кошым якын, сизәм,
Тик нигә килми һаман?
Иңемә кун, күп көттермә,
Арыдым көтеп тәмам.
Балан ачы, яман ачы
Димәгез, дуслар, миңа.
Тормыш баландай ачы шул,
Юллар уңа, я туңа.
Яшьлекнең җәйге таңнары
Җуелмый ул хәтердән.
Бәхетсез яшьлегем, диеп
Телем бармый әйтергә.
Җан эретер ягымлы да
Хатын-кызлар бәйрәме,
Кемдер сиңа бүләк итәр
Хуш исле гөл бәйләме.
Алтын бодай яланнарда
Гөрләп кенә үсәчәк.
Матур булсын, якты булсын
Һәрчак безнең киләчәк.
Эй, туганым, синең өчен
Өзелә үзәкләрем.
Нурлы итсен күкләреңне
Күңелең бизәкләре.
Гафу итмәм сине, үземне,
Исраф итсәк әгәр гомерне.
Яшәү үзе бәхет түгелме?!.
Гөлгә күмик әле күңелне.
Фаныйлыкның кадерләрен белми,
Кабаланып сизми үтәбез.
Чумып дөнья мәшәкатьләренә,
Алтын явар, диеп көтәбез.
Гаиләбез тату булып,
Җырлашып яшик әле.
Аңлап, сизеп бер-бер(е)безне,
Яхшыртып торыйк хәлне.
Җиңеп чыктың авыр тормыш юлын,
Чыныктың син шулай корыч кебек,
Шуның өчен Ходай кошы сайрар
Иңнәреңә көне-төне кунып.