Көтмәгәңдә иртә таңда назлап,
Тынган күңелемне уяттың.
Йөрәгемә дәртле ялкын өстәп,
Учагына сүнмәс ут яктың.
Кушымта:
Саф сөюең сүрелмәсен иде,
Назласындар таңда кулларың,
Гомерлеккә, ахыргача шулай
Матур булсын гомер юллары.
Йөрәгемдә ялкын биеде дә
Дәрткә тулы җырлар җырлатты.
Гайрәт көчең синең, чорнап алып,
Яшәү дулкынында уратты.
Кушымта.
Көчле дулкын назлый моң-җырымдай,
Гомеремдәй изге, кадерле.
Уңды язмыш, җырым шат челтерәп
Белеп аксын — тормыш кадерен.
Кушымта.