Йөрәктән булса

Карашларың көн яктысы кебек,
Булмас кебек һис бер эңгерләр.
Көннәрнең дә төннәре шул була,
Гел яктыдан тормый гомерләр.

Чакырмасын мине ай кызы

Серләремне йолдызларга сөйләп
Хыялымны җилгә тараттым.
Мин айдагы Зөһрә кызны түгел,
Җирдәгесен — сине яраттым.

Таралыгыз, томаннар!

Юлларыма ак томаннар
Ак пәрдәләр корганнар.
Сөйгәнемне эзләп киләм,
Таралыгыз, томаннар,
Таралыгыз, томаннар!

Сөю җырын җырла сөйгәнеңә

Сөю җырын җырла сөйгәнеңә,
Күңелләрең ихлас, саф икән.
Ул сөймәсә, әйдә, сөймәсен дә,
Сөюләрең әгәр хак икән.
Сөю җырын җырла сөйгәнеңә.

Сиңа тагын мин бер киләм әле

Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде,
Таң нурында йөзә болытлар.
Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да,
Миндә әле сүнмәс өмет бар.

Сиңа килдем, иркәм

Сиңа килдем, иркәм,
Үткән юлларымның!
Саный-саный ерак чакрымнарын.
Килдем, тормышымда кичеп язмышымның
Шатлыкларын, көчле ялкыннарын.

Син генә (Җырым син)

Юлыма чыгасың, 
Кулларын сузасың, 
Оныттым(ң), кадерлем, дисеңме (дисең дә)? 
Онытылмый назларың, 
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә, исемдә.