Мәхәббәт җыры (икенче вариант)

Айның көмеш нуры
Җиргә сибелгәндә,
Чәчләреннән сөеп,
Җилләр үпкәндә,
Хисләр таша микән
Янып сөйгән дустың
Тәүге умырзая бүләк иткәндә?

Мәхәббәт шаяртмый

Чакырдым янына,
Килеп җитмәдең.
Гөл чәчәк гөлләрен —
Бүләк итмәдем.
Югалтым мин сине,
Югалтың син мине.
Синдәме, миндәме,
Килер үкенеч.

Миндә син бар!..

Ике йөрәк — ике йолдыз…
Йолдыз яна һаваларда.
Миндә син бар!..
Миндә син бар? —
Аралар юк араларда
Аралар юк араларда.

Исеңдәме? (беренче вариант)

Исеңдәме, иркәм,
Таныштык без икәү,
Җылы яктан кошлар кайтканда.
Көннәр аяз иде,
Күңелдә яз иде
Яшьлегебез чәчәк атканда,
Яшьлегебез чәчәк атканда.

Галия җыры

Айның якты нуры җиргә атылганда,
Чәчләремнән сыйпап җилләр искәндә.
Хисләр ташый микән
Яшьли сөйгән ярым
Тәүге умырзая бүләк иткәндә?

Галия белән Заһир дуэты

Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.

Вәгъдәләр кирәкми

Син мине белмисең,
Син мине күрмисең,
Бүтәндә синең уй хисләрең.
Үтсәгез парлашып,
Кошлардай сайрашып,
Нишлим соң, өзелә эчләрем (үзәгем)?