Көзге ярату

Яңгыр, яңгыр, җылы яңгыр, чәчләр чылата,
Каеннарны чыклар белән, август елата.
Җәй безнең белән хушлаша,
Күңелем минем адаша,
Көзге яңгыр сагышлар ата.

Көз җыры

Тышта яфрак, сары яфрак — җиткән көзләр,
Китә казлар, киек казлар, язлар әзләп.
Язлар әзләп, кайта алмый тик талган йөрәк,
Киләчәккә ара ерак! Ара ерак!

Кышкы романс (Син — гомер агышларым)

Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап, икәү бергә салган эзләр.

Ай яктысы төшә тәрәзәмә

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,
Инде кошлар күптән тындылар.
Болгатылган чишмә сулары да
Көзге кебек булып тондылар.
Көзге кебек булып тондылар.

Үпкәләмә, әнкәй!

Әллә инде картаясың, әнкәй,
Җыерчыклар арткан йөзеңдә.
Күкрәгеңә тулган моңнарданмы,
Сагышланып калган күзең дә.

Ак яулыклар салам әле

Ак төс — шатлык төсе диеп әнкәй,
Яулыкларның сөйде(ң) гел агын.
Безнең янда йөредең кояш булып,
Елаганда качып еладың.

Һиндостан кызына (Мурмурки надек мурмурки*)

Күргәнем юк иде илеңне, 
Ишеттем бер синең көйөңне. 
Ул көй матур иде, моңлы көй. 
“Мурмурки надек мурмурки”. 

Бер минут (икенче вариант)

Язмышым күгендә балкыган көнеңдә
Көтмәстән кабынган нур булып,
Гомерлек гашыйгың итәргә бик җитте
Бер минут, бары тик бер минут.