Һиндостан кызына (Мурмурки надек мурмурки*)

Күргәнем юк иде илеңне,
Ишеттем бер синең көйөңне.
Ул көй матур иде, моңлы көй.
“Мурмурки надек мурмурки”.

Бардым синең туган илеңә,
Кердем синең торган өйеңә;
Бик кунакчыл икән сезнең өй —
Мурмурки надек мурмурки.

Син җырладың тагы өздереп,
Бигърәк охшый миңа сезнең көй.
Мин карыймын синең күзләргә —
Мурмурки надек мурмурки.

Мин җырладым туган телемдә,
Охшаш икән, дидең безнең көй.
Бер-бересенә җырлар охшагач,
Мурмурки надек мурмурки.
Яратамын синең күзләрне.

Оставьте комментарий