Умырзая чәчәк атканда

Умырзая чәчәк аткан чакта
Ялгыз йөрим урман буенда,
Күңелләрем ләкин ялгыз түгел,
Син буласың һаман уемда.

Тик бер йөрәк әгәр сагынса

Җан җылымны кушып җырлар язам,
Назлы күңелләргә үтсен дип.
Мәхәббәтем булып үз халкыма
Моң-җырларым барып җитсен дип.

Сүнмәс җырым син

Юлыма чыгасың,
Кулларың сузасың,
Оныттың, кадерлем, дисең дә.
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә, исемдә,
Исемдә, исемдә.

Сабам минем гүзәл ягым

Сабам минем-гүзәл ягым,
Әкиятләрдәй бала чагым,
Сиңа гына тарта гел күңел.
Мишәләргә кайтуларым,
Сызлып таңнар атуларын
Бер күрүе — үзе бер гомер.