Балачагым (икенче вариант)

Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…

Уйнама, гармун

Авыл өстенә авыр моң ята,
Кемдер өздереп уйната.
Гармуны гүя үксеп елыйдыр,
Авыл тын калып, тыңлыйдыр.