Күзләрең

Күз алдман китмәс күзләрең,
Онтылса да әйткән сүзләрең.
Карап туя алмыймын шул күзләргә,
Әллә нинди ялкын аларда.

Охшамаган кара көнгә дә,
Охшамаган зәңгәр күлгә дә.
Соры күзләр шундый гадиләр,
Алар бигърәк назлы карыйлар.

Җыйган алар кояш яктысын,
Уйларымның иң-иң татлысын.
Онтылса да әйткән сүзләрең,
Күз алдман китмәс күзләрең.

Оставьте комментарий