Әйдә, киттек Дим буена

Әйдә, киттек Дим буена,
Дим буйларын сагындым.
Дим бит назлы сылу кызы
Минем туган ягымның.

Әйдә, киттек Дим буена,
Баланнар чәчәк аткан.
Шомыртлар да туй көткәндәй
Көенеп алган актан.

Әйдә, киттек Дим буена,
Дим таллары куансын.
Аларга яз елда килә
Алар ник сагышлансын?

Әйдә, киттек Дим буена,
Баланнар чәчәк аткан.
Шомыртлар да туй көткәндәй
Көенеп алган актан.

Әйдә, киттек Дим буена,
Чиртеп хәтер кылларын.
Җырлап-елап озатаек
Димнең дус дулкыннарын.

Әйдә, киттек Дим буена,
Баланнар чәчәк аткан.
Шомыртлар да туй көткәндәй
Көенеп алган актан.

Оставьте комментарий