Рәзинәкәй, алсу йөзләреңне
Төшләремдә күреп уянам.
Синең кара күзләреңне,
Сөям дигән назлы сүзләреңне,
Ал яулыгың күреп моңланам.
Син еракта хәзер, йөрәгеңдә
Башка гөлләр чәчәк аткандыр.
Синең керсез сөюләрең,
Мәхәббәттә янып-көюләрең
Күз яшьләре булып тамадыр.
Саргаямын, ахры, сине уйлап,
Күз карашың карап туймыйча.
Йөрәгемдә булган кара тапка,
Эзсез калган керсез мәхәббәткә
Гафу үтенергә кыймыйча.