Мәхббәткә табынам

Йөрәгемне эрнүләргә салып
Үткәннәрдән мине көнләшләмә.
Үткәннәрем сары сагыш кына,
Сагышларга кермә өлешкә.

Үткәннәрем сагыш кына иде,
Көтмәгәндә сине очраттым.
Очраттым да бар булмышым белән
Мәңгелеккә диеп яраттым.

Гомерем буе сине яратам мин,
Гомерем буе сиңа табынам.
Гомер буе бергә булсак та без,
Гомерем буе сине сагынам.

Оставьте комментарий