Күк томан
Киләм Идел буйларына
Идел буе күк томан.
Иделдә күк томан,
Күңелдә күк томан.
Мин сине юксынам.
Киләм Идел буйларына
Идел буе күк томан.
Иделдә күк томан,
Күңелдә күк томан.
Мин сине юксынам.
Күзяшь күле дулкынлана
Күңелем тулган саен.
Ничек итеп коткарыймын
Дулкынга төшкән айны.
Эзләсәм дә таба алмам
Күңелемә дәва.
Ак чәчәкләр булып җиргә
Күбәләк кар ява.
Кыңгырау чәчәкләрне өзмәгез,
Болыннардан әгәр үтсәгез.
Алар сезгә бәхет теләрләр,
Башларыннан гына сөйсәгез.
Чәчәкләнеп, ак кар булып,
Ява җиргә җиһан нуры.
Кояшның бу — галәм тулып
Сагынып килгән кышкы җыры.
Тагын бер ел иңләп узды
Язмышым урамнарын.
Кайгыларны адаштыра
Яңа ел бураннары.
Кышкы таңнар. Өерелә карлар,
Туй күлмәге кигән гүзәлдәй.
Карлар булып гүя яшьлек кайта,
Онытмасын әле, дигәндәй.
Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап, икәү бергә салган эзләр.
Әйтерсең су чәчәк ата иде,
Тонбоеклар сиңә мин өздем.
Кыш түгел бу…Бозлар тик бүгенгә
Каплап тора кебек күл өстен.
Кызылгыкүл сулары,
Яшел тугай буйлары.
Кошлар моңы бөдрә таллар да.
Ташкын сулар аккач,
Балан чәчәк аткач.
Күлгә киләм йөрәк талган да.