Ике йөрәк бергә типкәндә

Әйтелделәр инде матур сүзләр
Әйтелделәр матур теләкләр
Язмышларны бергә бәйләгәндә
Бергә-бергә тибә йөрәкләр!

Идел ярларына басып торам

Идел ярларына басып торам,
Нинди матур безнен киң Ватан!
Мин илемнең тиңсез гүзәллеген
Сине сөйгән кебек яратам.