Идел кызы

Идел кызы йөрәк маен сызды
Тормышымда синсез торалмам.
Бәхет булып төшләремә кердең,
Хыялыма күчтең, уянсам.

Сулкылдаган суы Иделнең,
Сызлаулары минем күңелнең,
Җыр-моңнары гүзәл бу җирнең,
Сагынуларым минем гомернең.

Нәрсә күрдем, зәңгәр гөлләр өздем,
Күзләреңә охшаш иделәр.
Алар гүя керфекләрен ачып,
«Эзләгәнең шул кыз», — диделәр.

Сулкылдаган суы Иделнең,
Сызлаулары минем күңелнең,
Җыр-моңнары гүзәл бу җирнең,
Сагынуларым минем гомернең.

Идел кызы, ничә елдар узды,
Язмыш илтте әллә кайларга.
Үткәннәрне озат җырың белән
Таңда чыгып таныш ярларга.

Сулкылдаган суы Иделнең,
Сызлаулары минем күңелнең,
Җыр-моңнары гүзәл бу җирнең,
Сагынуларым минем гомернең.

Оставьте комментарий