Ике йөрәк бергә типкәндә

Әйтелделәр инде матур сүзләр
Әйтелделәр матур теләкләр
Язмышларны бергә бәйләгәндә
Бергә-бергә тибә йөрәкләр!

Ике йөрәк бергә типкәндә
Тормыш кичүләрен кичкәндә
Җилләр уйнаганда җилкәндә
Ике йөрәк бергә типкәндә

Вәгъдәләр дә инде бирелделәр
Чәчләрегез чәчкә бәйләнгән
Бишек җыры ишетелеп торсын
Шатлык өстәп тәрәзәләрдән!

Ике йөрәк бергә типкәндә
Тормыш кичүләрен кичкәндә
Җилләр уйнаганда җилкәндә
Ике йөрәк бергә типкәндә

Бишек җыры юлдашыгыз булсын
Сибеп торсын кояш нурларын
Бер-бер артлы туйлар үткәрегез
Инде хәзер бәби туйларын!

Ике йөрәк бергә типкәндә
Тормыш кичүләрен кичкәндә
Җилләр уйнаганда җилкәндә
Ике йөрәк бергә типкәндә

Оставьте комментарий