Дусларга (беренче вариант)

Бала чакта сандугачтай
Килә иде сайрасы.
Мәхәббәтнең иң чибәрен
Килә иде сайласы.
Әле дә истә, әле дә истә
Балачак хыяллары.
Салават күпере кебек
Күңелем хыяллары.

Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кәдерле дусларга.

Чәчәкле бала чалгымны
Җырлатам әле кайрап.
Сөюемне аңлатырга
Сандугач булып сайра.
Сандугачым сайра, сайра,
Сайра син арыганчы.
Сайра дилер халкым өчен
Йөрәгең ярылганчы.

Сандугачым өйрәт мине,
Өйрәт мине сайрарга.
Сайрармын да, җырлармын да
Иң кәдерле дусларга.

Оставьте комментарий