Бүләк иттем таңның…

Таң чыкларын иртән
Бүләк иттем, иркәм,
Алар чөнки керсез, пакь чыклар.
Кочып сиңа бирдем
Таң җилләрен җирнең,
Чөнки иртән җилләр саф чаклар.

Бураннарга каршы барам (беренче вариант)

Күңелемә тиңдәш итәм
Ярсыган бураннарны.
Давылларга каршы атлап,
Әйләнәм урамнарны.
Давылларга каршы барам,
Офык ачылмас кебек.
Йөрәгемнең янулары,
Мәңге басылмас кебек.

Бураннарга каршы барам (икенче вариант)

Көтеп кенә торган төсле
Ыҗгыр җил бураннары.
Давылларга каршы атлап,
Әйләнәм урамнарны.
Бураннарга каршы барам,
Офык ачылмас кебек.
Йөрәгемнең янулары
Мәңге басылмас кебек.