Бүләк итәм күңелем җылысын

Һәр Яңа ел бергә бокал күтәргәндә
Ходаемнан сорыйм бер теләк:
Тагын бер ел гом(е)рем бәхетл(е) үтсен өчен
Миңа, иркәм, бары син кирәк.

Син бәхетле булсаң — мин бәхетле, иркәм,
Телим шатлыкларның олысын.
Гомерең бәйрәменә җырым бүләк итәм,
Бүләк итәм күң(е)лем җылысын.

Җан җылыңны тойсам, яннарыңда булсам —
Йөрәгемдә бары шул теләк.
Алсу таңны сөенеп сине каршыларга
Минем өчен бары син кирәк.

Син бәхетле булсаң — мин бәхетле, иркәм,
Телим шатлыкларның олысын.
Гомерең бәйрәменә җырым бүләк итәм,
Бүләк итәм күң(е)лем җылысын.

Синең белән генә гомерем чума гөлгә,
Тынычланып тибә бу йөрәк.
Минем язым тагын, чәчәкләргә күмеп,
Яшелләндерергә син кирәк.

Син бәхетле булсаң — мин бәхетле, иркәм,
Телим шатлыкларның олысын.
Гомерең бәйрәменә җырым бүләк итәм,
Бүләк итәм күң(е)лем җылысын.

Оставьте комментарий