Бәгырем диярмен (икенче вариант)

Агыйделгә суга барсам,
Күрәм суның кондызын.
Ах, бәгырем, син бит минем
Чын мәхәббәт йолдызым.

Бәгырем диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына.
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Сирень чәчәк аткан чакта
Яратам сирень исен.
Ах, бәгырем, син белмисең
Саргаям синең өчен.

Бәгырем диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына.
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Таң атканда талгын җилдә
Тирбәлә тирәккәем.
Ах, бәгырем, синең өчен,
Өзелә үзәккәем.

Бәгырем диярмен,
Сүрелмәс булсаң гына.
Өзелеп сөярмен,
Үземә булсаң гына.

Оставьте комментарий