Бураннарга каршы барам (икенче вариант)

Көтеп кенә торган төсле
Ыҗгыр җил бураннары.
Давылларга каршы атлап,
Әйләнәм урамнарны.
Бураннарга каршы барам,
Офык ачылмас кебек.
Йөрәгемнең янулары
Мәңге басылмас кебек.

Йөрәгемә тынгы тапмый,
Үрсәләнгән чакларым,
Нишләргә белми аптырап,
Өзгәләнгән чакларым!

Бер мөгҗиза булыр сымак
Мәхәббәт хакларына —
Алып китәр төсле давыл
Мине яшь чакларыма.
Алып китәр төсле давыл
Минем сагышларымны,
Сиңа илтеп кушар төсле
Минем язмышларымны.

Йөрәгемә тынгы тапмый,
Үрсәләнгән чакларым,
Нишләргә белми аптырап,
Өзгәләнгән чакларым!

Онытырлык түгел миңа
Давыллы урамнарын.
Йөрәгемдә узган бүген
Мәхәббәт бураннары.
Нигә генә килдең икән
Адашкан язмыш булып,
Сулышым өзелгәндә дә
Өзелмәс сагыш булып?!

Йөрәгемә тынгы тапмый,
Үрсәләнгән чакларым,
Нишләргә белми аптырап,
Өзгәләнгән чакларым!

Оставьте комментарий