Бүген исеңә төшмәсә… (Чын-чын әйтәмен)

Алмалары, чияләре
Кызарып пешәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Алма пешә, җиргә төшә,
Үз вакытында өзмәсәң.
Алым минем, гөлем минем,
Димәс идем, сөймәсәм.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Ал чакларын, гөл чакларын
Сизмәссең, үтәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,
Иртәгә төшәр әле.

Чын-чын әйтәмен,
Чын әйтәмен, аппагым.
Күз алдымнан бер дә китми
Кыңгыр салган калфагың.

Оставьте комментарий