Авыл кызы (икенче вариант)

Мин — авылның гади кызы,
Авылда туып-үскән.
Шуңа минем күңелемә
Сандугач моңы күчкән.

Мин җырсыз яши алмыймын
Бер көн дә, бер сәгать тә!
Кереп калган балачактан
Әллә инде гадәткә?!

Мин җырлыймын котлап сезне
Туган көн, туйлар белән.
Сез, дусларга, әйткәннәрем —
Иң изге уйлар белән!

Мин җырсыз яши алмыймын
Бер көн дә, бер сәгать тә!
Кереп калган балачактан
Әллә инде гадәткә?!

Менә-менә, мин җырлармын
Биек тауның үренә.
Моң булып үрелсен җырлар
Күңелегез түренә.

Мин җырсыз яши алмыймын
Бер көн дә, бер сәгать тә!
Кереп калган балачактан
Әллә инде гадәткә?!

Оставьте комментарий