Җырым дәва булсын

Кемнәр килә җиргә, кемнәр китә…
Кемнәр китә җирдән, кем кала.
Киткәннәрне сагынып өзеләбез,
Калганнарга авыр булса да.

Җиләк җыя әнкәй болында (икенче вариант)

Ак яулыгын уңай (каерып) бәйләп,
Пешкәннәрен генә сайлап,
Җиләк җыя әнкәй болында.
Чиләге дә матурырак
Җиләге дә алсуырак
Күренә бит аның кулында.

Җиде адым

Салкын кышкы бураннарда
Мин адашмам дигән идең.
Тайгак көзге сукмакларда
Мин егылмам дигән идең.
Йөрәк ярсу чакта юлда
Миңа җиңел дигән идең.
Минем сулыш юлда иркен,
Мин юл сөяр дигән идең.
Хәзер инде юллар үткәч,
Ниләр калды юлларыңда?
Атлаганың җиде адым,
Чакрымнарың көтә алда.
Җиде адым арасында
Ниләр калды, күрәсеңме?
Кемнәрнердең күз яшьләре,
Ә син шуны беләсеңме?

Җиләк җыя әнкәй болында (беренче вариант)

Ак яулыгын артка бәйләп,
Пешкәннәрен генә сайлап,
Җиләк җыя әнкәй болында.
Чиләге дә матурырак
Җиләге дә алсуырак
Күренә бит аның кулында.

Безне назлап үстердең син,
Яшәр өчен көч бирдең син
Кояш кебек балкыткан саен.
Гомеремнең һәр бер язы,
Ак чәчәкле җиләк таҗы,

Җылы яңгыр (икенче вариант)

Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр булып,
Кулларымда кулың җылысы.