Таннар беленә икән,
Таллар бөредә икән. Эх!
Тан нурлары бөредәге
Талга эленә икән.
Әй мин дә таннар булсам,
Син зифа таллар булсан! Эх!
Таллар таңны аңлаган күк,
Серемне аңлар булсаң —
Сүнмәс-сүрелмәс идем,
Ятка сөйдермәс идем. Эх!
Бөредәге хисләренә
Җилләр тидермәс идем.