Җылы яңгыр (икенче вариант)

Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр булып,
Кулларымда кулың җылысы.

Яңгырлар да ул чак җылы иде
Агыйделдә туган моң сыман,
Күшеккәндә бозлы яңгырларда
Ул җылыңны синең юксынам.

Кай вакытта назлы җылы бер сүз
Ишетәсе килгән чак була,
Шундый чакта җылы яңгыр булып
Явып узсаң иде чак кына.

Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр булып,
Кулларымда кулың җылысы.

Оставьте комментарий