Карама күзләремә
Ник текәлеп карыйсың,
Әллә мине таныйсың?
Сүзеңне дә әйтмисең син,
Күзеңне дә алмыйсың.
Ник текәлеп карыйсың,
Әллә мине таныйсың?
Сүзеңне дә әйтмисең син,
Күзеңне дә алмыйсың.
«Урамда көз», — дисең
Әллә син сизмисең:
Күңелдә язлар әле.
Сөюле җанымда
Син булган чагымда
Язлардан язмам әле.
Кайларда — уң, кайларда — сул,
Кыйблаларым буталды.
Дөньяларым буталды да
Җаннарымны ут алды.
Кулларымда — ике чәчкә,
Синең биргән бүләгең.
Әйтче, иркәм, моның белән
Ни әйтергә теләдең?
Елмаеп карале бер генә,
Күзеңнән очкыннар сибелсен.
Терелсен яралы күңелләр,
Яктылыкка җаннар күмелсен.
Кил яныма.
Кара күзләремә.
Күзләремә генә.
Булыр идем
Мин мәңге-мәңгегә
Синең белән генә.
Төнге күктә берьялгызы
Сагышланып ай йөзә.
Бергенәм, кадерлем.
Сагышланып ай йөзә, бердәнберем.
Ай да ялгыз, син дә ялгыз,
Мин дә ялгыз мәңгегә.
Язларын, көзләрен
Мин сине эзләдем,
Сиңа тиң ярларны тапмадым.
Алыйм да кулыннан
Гомерләр юлыннан
Бергәләп атлыйк без, аппагым.
Син көткәндә — мин килмәдем,
Мин килгәндә — син көтмәдең,
Барсы да ялгыш булды*.
Күкрәкләрдә янар йөрәкләр бар,
Йөрәкләрдә — якты моңнар бар.
Бер-беребезне яктылыкка күмеп,
Бергә үтәр моңлы юллар бар.