Чүпрәлем (беренче вариант)

Син күптән түктең себереп
Искелекнең чүпләрен.
Совет еллары чорында
Чәчәк аттың, Чүпрәлем.

Чүпрәле!
Алтынсу кырларыңда
Батыр иттең күпләрне.
Күңелеңдә яз булсын,
Мәңге аяз булсын
Туган ягым күкләре,
Чүпрәле.

Медаль һәм орденнар бизи
Уңганнарның күкрәген.
Синдә татар, рус һәм чуаш
Бертуган күк, Чүпрәлем.

Чүпрәле!
Алтынсу кырларыңда
Батыр иттең күпләрне.
Күңелеңдә яз булсын,
Мәңге аяз булсын
Туган ягым күкләре,
Чүпрәле.

Тузанлы юлларың белән
Истә калса үткәнең,
Килер вакыт — асфальтларга
Төренерсең, Чүпрәлем.

Чүпрәле!
Алтынсу кырларыңда
Батыр иттең күпләрне.
Күңелеңдә яз булсын,
Мәңге аяз булсын
Туган ягым күкләре,
Чүпрәле.

Оставьте комментарий