Әнием миләше

Газиз әнкәй, синең истәлеккә
Утырттым мин миләш агачын.
Оныталмыйм «балам» дигән сүзең,
Оныталмыйм җылы карашың,
Оныталмыйм «балам» дигән сүзең,
Таң нурыдай якты карашың.

Киләм, әнкәй, күңел тулган чакта
Серләшергә синең миләшкә.
Тормышта бик авыр булган чакта
Чакырам мин сине киңәшкә,
Тормышта бик авыр булган чакта
Өзелеп карыйм синең миләшкә.

Син гел, әнкәй, исән күңелемдә,
Бүген дә син рухи терәгем.
Бакчалардан көзен карый сыман
Кызыл миләш булуп йөрәгең,
Бакчалардан көзен карый сыман
Миләш булып карый йөрәгең…

Оставьте комментарий