Җырлыйк, дуслар (беренче вариант)

Гармун көйләрен ишетсәм,
Утырмыйм кул кушырып.
Үзем дә җырлап җибәрәм
Гармунчыга кушылып.

Гомер узар, җырлыйк, дуслар,
Җиргә моңнар өләшеп.
Онытып бар кайгыларны
Утырыйк бер гөрләшеп.

Өздереп тарт гармуныңны
Син матур уйнатасың.
Моң яраткан йөрәкләрдә
Сүнмәс дәрт уятасың.

Гомер узар, җырлыйк, дуслар,
Җиргә моңнар өләшеп.
Онытып бар кайгыларны
Утырыйк бер гөрләшеп.

Күңелләрне җырлап ачыйк
Буталчык дөньясында.
Әверелсен табыныбыз
Сандугач оясына.

Гомер узар, җырлыйк, дуслар,
Җиргә моңнар өләшеп.
Онытып бар кайгыларны
Утырыйк бер гөрләшеп.

Оставьте комментарий