Хатынга булмый ярап

Тәмәкене тартмадым, тартмадым,
Эчә идем — ташладым, ташладым. Эх!
Ах, шулай да эш харап:
Хатынга (бичәгә) булмый ярап.

Бәрәңге

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.

Бәлли-бәү, кызым!

Бәлли-бәү, кызым, күктә ай калка,
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.
Бәлли-бәү, бәлли-бәү.
Йокла, йом күзең, шаярып ятма.