Җыр сөйгәннәр картаймый

Картая белмисең диләр,
Дусларым миңа гелән.
Кәефне күтәрер өчен
Әйтәләр алар, беләм.

Көнләшмимен бер кемнең дә
Тормышына, үзенә.
Шуңа һәр чак шатмын диеп,
Шаяртам эре генә.

Картаясың әллә диләр,
Миңа карап көнчелләр.
Кәефне ничек бозарга
Белә алар, белсеннәр.

Елмаям да җавап бирәм:
Бу сүз миңа кагылмый.
Мин бит һәр чак җырлап яшим,
Җыр сөйгәннәр картаймый.

Оставьте комментарий