Талларым (икенче вариант)

Авылымның таллы күле
Хәтерем түрләрендә.
Уем белән бергә йөзәм
Шул таллы күлләрендә.

Талларым, бөдрә талларым,
Сезнең белән бергә үтте
Иң кадерле таңнарым.

Ул таллыклар сандугачның
Моңга күмелгән иле.
Гашыйкларның гомерлеккә
Вәгъдә бирешкән җире.

Талларым, бөдрә талларым,
Сезнең белән бергә үтте
Иң кадерле таңнарым.

Туган якта мине сагынып
Тибрәләдер талларым.
Алар минем тормышымда
Язмышым, хыялларым.

Талларым, бөдрә талларым,
Сезнең белән бергә үтте
Иң кадерле таңнарым.

Оставьте комментарий