Җырлыйк әле (өченче вариант)

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Канатланып киләм кош кебек.
Сезнең белән жырлап очрашулар
Күңелләрдә калыр төш кебек.

Әйдә, әйдә, әйдә җырлыйк әле,
Җилкендерик әле хисләрне.
Бергә, бергә, бергә җырлыйк әле,
Яңгыратып зәңгәр кичләрне.

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Рухландыра якты йөзегез.
Җырым белән шатландыра алсам,
Алкыш белән җавап бирегез.

Әйдә, әйдә, әйдә җырлыйк әле,
Җилкендерик әле хисләрне.
Бергә, бергә, бергә җырлыйк әле,
Яңгыратып зәңгәр кичләрне.

Килгән саен сезне сагынып киләм,
Яна җырлар, яңа көн белән.
Алып киләм аны туган якның
Кырларыннан, урман, күленнән.

Әйдә, әйдә, әйдә җырлыйк әле,
Җилкендерик әле хисләрне.
Бергә, бергә, бергә җырлыйк әле,
Яңгыратып зәңгәр кичләрне.

Оставьте комментарий