Өчкүлем

Туган ояларның җан җылысын
Җыя микән кошлар каурыйга?
Туган-үскән якны гел уйлыйсың,
Ташласа да язмыш кай җиргә.

Өчкүлем — туган оям,
Канатлы бер балаң сыман,
Бик сагынган чакларымда
Очып кайтырдай булам.

Өчкүл күлләренә үрдәк төшә,
Уйный чумып, туймый кагынып.
Минем кебек ул да кайта микән
Туган-үскән җирне сагынып?

Өчкүлем — туган оям,
Канатлы бер балаң сыман,
Бик сагынган чакларымда
Очып кайтырдай булам.

Көзләр җитә, очар кошлар китә,
Җан җылысын җыеп каурыйга.
Очар коштай күңелем канат кага
Туган якка, туган авылыма.

Өчкүлем — туган оям,
Канатлы бер балаң сыман,
Бик сагынган чакларымда
Очып кайтырдай булам.

Оставьте комментарий