Талларым (беренче вариант)

Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.

Кичке Идел

Идел өсте тып-тын, тып-тын,
Ярларга бәрми дулкын, дулкын.
Кычкырып бер җырлыйк, дустым, дустым,
Күнелләргә дәрт тулсын, тулсын.

Карлы яңгыр

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Ак җыр (икенче вариант)

Тайга юлларында тынды буран.
Киң яланнар тулып ак кар ява,
Сагыну тулы җырым сине эзли,
Чакыра сине бу ап-ак дөньяма.