Сөям диеп яз әле

Иренеңдә синең яз тәме,
Күзләреңдә һаман яз әле.
Синнән башка көннәр ямьсез бит,
Ялгыз диеп миңа яз әле.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.

Сүнмәс йолдызым

Мин еракта, синнән бик еракта,
Мин кайтасы юллар бик озын.
Шул юлларда маяк нурым минем
Син, кадерлем, сүнмәс йолдызым.

Соңгы тапкыр (икенче вариант)

Иссен җилләр, яусын карлар,
Яусын яңгыр, яусын яңгыр.
Киләм әле яннарына, булса да ул
Соңгы тапкыр, соңгы тапкыр.

Сиңа (беренче вариант)

Ниләр сөйли озын керфекләрең,
Ниләр сөйли шомырт төсле күзләрең?
Кемнәр өчен үрелеп чәчәк ата
Яшьлегеңнең назлы гөлләре?

Синең күзләр (дүртенче вариант)

Тынгы белми торган юлчы сымак,
Мин гизсәм дә бик күп җирләрне,
Тормыш юлларымда очратмадым
Синең күздәй серле күзләрне.