Син кайтмадың (икенче вариант)
Сандугачлар китте, көзләр җитте,
Шомырт койды үзенең яфрагын.
Сине көттем (көтәм) зарыгып, сагынып көттем (көтәм),
Тик син генә, бәгърем, кайтмадың (Син һаманда, бәгърем, кайтмадың).
Сандугачлар китте, көзләр җитте,
Шомырт койды үзенең яфрагын.
Сине көттем (көтәм) зарыгып, сагынып көттем (көтәм),
Тик син генә, бәгърем, кайтмадың (Син һаманда, бәгърем, кайтмадың).
Йөрәгемне учларыма
Йомарлап түзәм инде.
Уйларымны күзләремнән
Укыйсың — сизәм инде.
Өзгәләнеп көттем кабат күрешүне,
Килдең менә бүген яңадан.
Бүләк итеп биргән сары чәчәкләрең
Аерылуга диеп юрадым.
Йолдыз кебек кичен чыгасың да
Таң алдыннан кереп китәсең.
Нигә мине назлы карашыңнан
Көн буена мәхрүм итәсең?
Бүген мәхәббәтнең соңгы төне,
Мин яратмыйм, ә син — мине.
Безнең сөю инде күптән киткән,
Аерылырга вакыт җиткән.
Сихерле карашың белән
Йөрәгемә ут салдың,
Серле карап, бер елмаеп,
Йөрәктә урын алдың.
Тагын китә, диеп өзгәләнмә,
Моң-зарларга, зинһар, уралма.
Син җаныма якын булган кебек,
Кадерле бит миңа юллар да.
Күңелгә син бик кирәк —
Кояшым юк синсез күгемдә.
Сызланам, уйланам, моңланам,
Әгәр килмәсәң бер көнендә.
Алтынсыман сары яфрак
Коела да коела,
Сагышлы күңелгә нидер
Сөйләгәндәй тоела.
Үрдем лә үрдем чәчләрем,
Үрдем дә сүтә алмадым.
Атлап түгел, йөгереп түгел,
Очып та җитә алмадым.
Үрелдем дә өзелдем дә
Моңландым да түгелдем.
Китә торган, сүнә торган ,
Сөйми торган түгелмен.