Соң түгел

Бер инешнең суын эчкәнбез дә,
Бер сукмактан атлап йөргәнбез.
Алып калган инеш шәүләбезне,
Аһ, ниләргә бик соң белгәнбез?

Син сөеп карасаң (икенче вариант)

Май тугач сайрый бер сандугач,
Моңлана күңеле тулгач.
Мин көтәм моң арасында,
Син дә кил күңел язына.
Син кил күңел язына,
Көтәм моң арасында.

Мәхәббәтсез мөмкин түгел

Таңны котлап кошлар сайрашканда
Йөрәгемдә дәртле моң кала.
Җырсыз-моңсыз яшәү мөмкин түгел,
Шул җыр сымак матур дөньяда.

Мәхәббәтне язлар алып килде

Кышлар буе көттем, белгән кебек
Ак канатлы парлы төркемне.
Сине миңа язлар алып килде
Яз кошлары белән бер көнне.

Мин сине яратам (дүртенче вариант)

Вальс уйный. Таныш көй. Без икәү.
Бәхеттән бар дөнъя әйләнә.
Тәннәрне, җаннарны — һәммәсен
Исерткеч мәхәббәт бәйләнгән.

Көтелмәгән очрашу (икенче вариант)

Күпме юллар үттем, сулар кичтем,
Күпме еллар сине уйладым.
Хыялымда туган буйсыныңны
Төшләремдә күреп уяндым.

Көмеш балдак

Алтын да түгел, көмеш балдак кидем,
Борынгыдан калган саф көмеш.
Саф көмештәй гүзәл яшьлек үтте,
Синсез үтте — нинди үкенеч…