Көтелмәгән очрашу (икенче вариант)

Күпме юллар үттем, сулар кичтем,
Күпме еллар сине уйладым.
Хыялымда туган буйсыныңны
Төшләремдә күреп уяндым.

Көтмәгәндә очраттым мин сине,
Хәзер инде икәү без бергә.
Сөюемне бүләк итәм сиңа,
Саклар булсаң гына гомергә.

Оставьте комментарий