Сыктау

Ак күлмәкле ялгыз каен! —
Сөйлим сиңа олы кайгым.
Мин бит, каен, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, каен, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Әниемә (беренче вариант)

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Кайда син, әнкәй?

Җирдә барын беләм,
Белмим үзен генә,
Әнкәемне кемнәр яшергән?
Син әнкәем диеп,
Бердәнберем диеп,
Белмим кемгә, кемгә дәшәргә?

Хәерле юл (беренче вариант)

Иртә таңда китсәң бер юл сайлап,
Юлдаш булсын сиңа кошлар сайрап.
Юлларын уңсын,
Күңелле булсын,
Кайт шул ук юл буйлап.

Мин һаман ялгыз

Нигә сөйдем мин,
Нигә көйдем мин?
Көлмәче, кызый,
Йөрәгем сызлый,
Сызлый-сызлана.
Күкләргә очты
Хыялым кошы,
Очты хыялым кошы.
Ә син соң кайда, —
Мендеңме айга?
Ә син соң кайда?

Кайда сез, яшьлек елларым?

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.

Болгарым, минем Ватаным

Болгар буйларында җәйрәп яткан
Киң далада үсә кылганнар.
Дошманнардан саклап газиз илен
Бабаларым һәлак булганнар.