Наҗиянең беренче җыры

Язын чәчәк аткан агачларга,
бер туйганчы, бәгърем, бакмадым.
Ул агачлар инде җимеш бирде,
Ә син һаман, һаман кайтмадың.

Мәхәббәтем йөрмә адашып

Дуамаллык микән, уйламаулык микән,
Өлгермәдек хәтта аңлашып?
Яшьлек урманнында, язмыш томанында,
Мәхәббәтем калды адашып.

Мәхәббәт, нишләттең син мине

Мәхәббәт, нишләттең син мине?
Хисләрне чолганың, йолдызга караттың,
Күңелне баеттың, телемне бал иттең,
Зиһенне чуалттың, нишләттең, нишләттең?

Мәхрүм итмә мине дөньядан!

Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан арбарлык сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан!

Могҗизага килә ышанасым

Күкне каплап алган кара болыт,
Җирдә салкын томан, җил-явым.
Баш очында кояш балкыр әле,
Могҗизага килә ышанасым.

Миңа синнән берни кирәк түгел

Миңа синнән берни кирәк түгел,
Яратмасаң да ярый.
Бары сагышланган йөзең генә
Йөрәгемне яралый.