Мәхәббәт, нишләттең син мине

Мәхәббәт, нишләттең син мине?
Хисләрне чолганың, йолдызга караттың,
Күңелне баеттың, телемне бал иттең,
Зиһенне чуалттың, нишләттең, нишләттең?

Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
Кем идем, кем иттең, көнемне көн иттең,
Көнемне төн иттең, яндырдың көл иттең,
Нишләттең мине мәхәббәт, нишләттең мине мәхәббәт?

Мәхәббәт, нишләттең син мине?
Тилерттең, шаштырдың, күкләргә аштырдың,
Сагыштан уяттың, аз гына оялттың,
Кабыздың, сүндердең, тыңлаттың, күмдердең.

Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
Кем идем, кем иттең, көнемне көн иттең,
Көнемне төн иттең, яндырдың көл иттең,
Нишләттең мине мәхәббәт, нишләттең мине мәхәббәт?

Мәхәббәт, нишләттең син мине?
Чәчәкләр өйләрнең, сагынгач үтердең,
Ялгызым калдырдың, татлы яшь тамдырдың,
Күңелне нечкәрттең, нишләттең, нишләттең?

Биеттең, елаттың, өемне гөл иттең,
Кем идем, кем иттең, көнемне көн иттең,
Көнемне төн иттең, яндырдың көл иттең,
Нишләттең мине мәхәббәт, нишләттең мине мәхәббәт?

Оставьте комментарий