Уйна, гармун (беренче вариант)

Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син (күмсен) дөнъяны.

Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
«Яшәү — рәхәт», — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!

Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Җырлармын мин, җырлармын (сайрармын) мин
Гүзәл (моңлы) кош булып.

Оставьте комментарий