Су буенда
Су буенда, уйга талып,
Талларны тибрәтәсең.
Көйгә салып уйларыңны,
Әйт, кемне уятасың?!
Су буенда, уйга талып,
Талларны тибрәтәсең.
Көйгә салып уйларыңны,
Әйт, кемне уятасың?!
Бакчабызны ямьгә күмеп,
Чәчәк атты сирень.
Аңлар микән, сөйгән кешем,
Йөрәгемне минем.
Су буйларында йөргәндә
Чәчәкләргә эндәштем.
Сары чәчәкләрем белән
Синдәй күреп сөйләштем.
Ямьле җәйдә, асыл чәчәкләрнең
Тамып торган чакта баллары,
Бөгелә-сыгыла озатып калды мине
Сакмарымның сары таллары.
Сакмар сукайлары җырлап ага,
Йөрәктә тибрәтә тавышын,
Чыңгырап килгән моңны ишеттемме —
Тарала да китә сагышым.
Якты күлдә су коена
Төннәрен тулган ае.
Ботакларын сындырмагыз —
Нәсимә, Нәсимә,
Нәсимә каеннары.
Иртән барсак гамьсез, хәсрәтсез ул,
Яфраклары йомшак, саф нурдан,
Бишек җырын көйләп колагыма
Ни сөйли урман, ни сөйли урман.
Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр.
Ләйсән яңгырлар яуганда,
Бар кешеләр көлешә.
Җирдә бөтен кешегә дә
Көлү шундый килешә.
Яңгыр, яңгыр, җылы яңгыр, чәчләр чылата,
Каеннарны чыклар белән, август елата.
Җәй безнең белән хушлаша,
Күңелем минем адаша,
Көзге яңгыр сагышлар ата.