Сандугач моңы (өченче вариант)
Сайрый да сайрый сандугач,
Үзәкне өзә инде.
Сайрый да сайрый сандугач,
Үзәкне өзә инде.
Зәңгәр Кама буйларында
Салагыш болыннары.
Шунда мәхәббәт юлыбыз
Кушылган урыннары.
Көннәремне менә тагын
Алыштырды озын кич.
Сагышлана күңелкәем,
Тынычлана алмый хич.
Яннарымда сине, җаным,
Килә бигрәк күрәсем.
Синең мәхәббәтне тоеп,
Назларыңда йөзәсем.
Сагынырсың әле мине, сагынырсың
Ярсу язның ташкынында.
Ташканында синең хисләрең,
Мин булмамын яннарыңда.
Нишләрсең һин, нишләрсең?
Ашыгып үтсә дә көннәрем,
Озын шул, бик озын төннәрем.
Киттең син, син киттең еракка,
Әйләндең тик өмет сагышка.
Күңелем түрендә,
Серле тойгы бар.
Урман, кошлары,
Талы, күле бар.
Балачак иленең,
Авазы түгелме.
Юксыну биләде,
Нигәдер күңелемне.
Мәхәббәтем-тансык бүләк җанга.
Мәхәббәтем-язмыш сынавы.
Көтмәгәндә көзен чәчәк атты,
Гаҗәп түгел аның соңлавы.
Бакчада үскән гөлемнең
Тамыры тирәндәдер.
Сагыш утларында янам
Өзелеп сөйгәнгәдер.
Күзем төште береүгә
Тиң булмаган чибәргә.
Әйтегезче дускайларым
Миңа хәзер нишләргә?
Таны мине үзең генә,
Аер төн карасыннан.
Карашымны әзләп тап син,
Мең күзләр арасыннан.